четверг, 12 января 2012 г.

АЗАН ИСЛАМ ДИНЕНЕҢ БИЛГЕСЕ (на татарском языке)

«Азан» сүзе сүзлектә: "Намазга чакыру өчен гадәттә манарадан кычкырып укыла торган дога", дип аңлатыла.
Азан беренче мәртәбә һиҗрәтнең беренче елында, ягъни 632 нче елда укыла башлаган. Азан укучы кешегә "мөәззин", ягъни "азан укучы" дип әйтелә. Ислам диненең беренче имамы – хәзрәти Мөхаммәд, беренче мөәззин хәзрәти Билял Хабәши булган. Билгеле булганча, кешелек дөньясына исламият 610 нчы миляди елда (Коръәннең иңүе белән) килгән. 623 нче елга кадәр азан уку булмаган. Бу елларда, намаз вакыты җиткәндә, Билял Хәбәши урамга чыгып: "Әссаләһ, әссаләһ", ягъни "Намазга, намазга" — дип кычкырган. Аны ишетүчеләр мәчеткә килгән. Ул вакытта мөселманнарның саны да аз була. Аларның саны арткан саен, болай намазга чакыру авыр була башлаган. Бу уңайдан бер чара табарга кирәк, билгеле.

Пәйгамбәребез һәр мәсьәләдә Аллаһтан хабәр яки әмер көткән. Аңа бу турыда хабәр килмәгән. Андый чакларда Пәйгамбәребез, "эшләрендә иптәшләрең белән киңәш" аятенә таянып, киңәш-табыш корган. Бу эшкә динебездә "Истишарә" диелә. Ул сөннәттер. Бу хакта Коръәндә аңлатылган. Пәйгамбәребез дә шулай эшләгән. Иптәшләрен җыеп, аларга хәлне аңлаткан, намазга чакырудагы авырлыкны әйтеп: "Моңа нинди соң чара табарбыз?" дип иптәшләренең фикерен сораган.
Бу җыелышта кайберәүләр: "Әй, Аллаһның Илчесе! Намаз вакыты җиткәндә чаң кагып халыкны мәчеткә чакырыйк", — дигән. Пәйгамбәребез: "Ул – нәсранилар гадәтедер. Без аларга охшамыйк", — дигән.
Икенче бер фикер: "Сыер мөгезеннән ясалган быргы белән халыкны мәчеткә чакырыйк", — дигән. Ул вакытта яһүдиләрдә шушундый бер гадәт булган. Шуңа күрә бу тәкъдим дә кабул ителмәгән.
Кайбер кешеләр: "Намаз вакытларында байрак элик. Аны күргән кеше мәчеткә килер", — дигәннәр. Ләкин байрак ахшам, ястү һәм иртәнге намазларда күренмәс, дип бу тәкъдим дә кире кагылган. Шулай итеп, бернинди нәтиҗәгә дә килә алмыйча таралганнар.
Төнлә Абдулла бин Зәйд төш күргән. Бер фәрештә аңа азан укуны өйрәткән. Ул уянгач, фәрештәнең өйрәткән сүзләрен исендә тотып, йөгереп Пәйгамбәребезнең өенә барган. Иртәнге намазга кадәр Пәйгамбәребезне уятып, аңа күргән төшен сөйләгән.
Пәйгамбәребез: "Бу турыда миңа да хабәр килде. Барып Билялга әйтегез. Аңа да бу азан сүзләрен өйрәтегез! Иртәнге намаз азанын укысын!" – дигән.
Билял Хәбәшине уятканнар. Ул, бик шатланып, матур тавыш белән беренче азанны укыган. Шулай итеп, Билял Хәбәши Пәйгамбәребезнең азанчысы яки мөәззине булып киткән. Ул, Пәйгамбәребез вафат булганчы, шушы вазыйфаны үтәгән.
Азан уку ваҗиб дәрәҗәсендә сөннәттер. Азан укуның зур савабы бар. Пәйгамбәребез: "Кешеләр азан укуның сәвабын белсәләр, шобага салып азан әйтерләр иде", — дип әйткән.

Азан сүзләре:

Аллааһу әкбәр, Аллааһу әкбәр
Аллааһу әкбәр, Аллааһу әкбәр

Әшһәдү әл-ләә иләәһә иллә-ллааһ
Әшһәдү әл-ләә иләәһә иллә-ллааһ

Әшһәдү әннә Мухәммәдәр-расүүлүллааһ
Әшһәдү әннә Мухәммәдәр-расүүлүллааһ
Хаййә аләс-саләәһ
Хаййә аләс-саләәһ

Хаййә аләл-фәләәх
Хаййә аләл-фәләәх

Аллааһу әкбәр, Аллааһу әкбәр

Ләә иләәһә иллә-ллааһ

Иртәнге намазның азанын әйткәндә "Хаййә аләл-фәләәх" сүзләреннән соң 2 мәртәбә "Әссаләәтү хайрум минән-нәүүм" — дип әйтелә.
Камәт әйткәндә "Хаййә аләл-фәләәх" сүзлзреннән соң 2 мәртәбә "Кадэ каамәтис-саләәһ" – дип кабатлана.
Камәт азаннан тизрәк укыла. Азан якын-тирәдәге барча мөселманнар да ишетсеннәр өчен, сузып һәм кычкырып әйтелә. Азаннан соң түбәндәге ошбу дога укыла:

"Аллааһүммә раббә һәәзиһид-дәаүвәтит-тәәммәти вәс-саләәтил-кааимәһ. Әәти Мухәммәдәнил-вәсииләтә вәл-фәдыйиләтә (вәд-дәраҗәтәл-аалийәтәр-рафииаһь). Вәбасһү мәкаамән мәхмүүдәнил-ләзии вәадтәһ. Вәрзүкънәә шәфәәатәһү йәүмәл-кыйәмәһ. Иннәкә ләә түхълифүл-мииаад".

Мәгнәсе:
"Аллаһым! И, бу тулы чакыруның, азанның һәм укылачак намазның Раббысы. Хәзрәти Мухәммәдкә вәсиләне, фәзиләтне вә олы, бөйек дәрәҗәне бир һәм аны үзең ышандырган макам-и мәхмүдкә ирештер. Һәм кыйәмәт көнендә аның шәфәгатләрен безгә насыйп кыл. Дөреслектә Син биргән сүзеңнән кайтачак түгелсең."

Азан һәм камәт белән бәйле хөкемләр:

•Азан биш фарыз, казага калган фарыз һәм җомга намазлары өчен әйтелә.
•Биш вакыт фарыз һәм каза намазы алдыннан ялгыз укылганда да җәмагат белән укылганда да ирләргә камәт тешерү мүәккәд сөннәт, ягъни каты сөннәт.
•Бер мәчеттә әйтелгән азан һәм камәт ул мәчеттә ялгыз башына һәм җәмәгатъ белән укылган намазларга да җитә.
•Бер мәхәлләдә әйтелгән азан ул мәхәлләнең бөтенесе өчен дә әйтелгән дип исәпләнә.
•Бәйрәм һәм җәназа намазлары өчен азан да камәт тә укылмас.
•Камәт фарыз намазлардан алда укыла.
•Азан белән камәт вакытка бәйле түгел намазга бәйле. Ягъни вакытның түгел намазның сөннәте санала.
•Азан әйтүче кеше ир, акыллы, диндәр, сөннәтләрне һәм намаз вакытларын яхшы белүче булырга тиеш. Наданларның һәм гөнаһны оялмыйча эшләүчеләрнең азан әйтүләре мәкруһ.
•Азан һәм камәттә азанчы кыйблага таба борылыр. "Хаййә аләс-саләәһ" – дигәндә уң якка, "хаййә аләл-фәләәх" – дигәндә сул якка борылыр. Азан тавышы яхшырак чыксын өчен ике бармак очларын ике колагына тигезер.
•Азан әйткәндә тәһарәтле булырга кирәк. Тәһарәтсез азан әйтү мәкруһ. Әгәр дә азанны хатын, диванә, яки госелсез кеше әйткән булса азанны яңыдан әйтергә кирәк.
•Азан әйтүченең тавышы гөр һәм яхшы булырга тиеш.
•Азанчы азанны әҗерен Аллаһтан өмет итеп укырга тиеш.
•Азан белән камәт арасында бераз вакыт җибәрергә кирәк. Ахшам азаныннан соң өч кыска аят укырлык вакыт, башка намаз азаннарынын соң ике рәкагатендә унике аят укып ике яки дүрт рәкагат намаз укырлык вакыт җибәрергә кирәк.
•Азан әйтелгән вакытта ишетүчеләр сөйләшүдән тукталырга тиешләр, хәттә Коръән укучының да укуыннан туктап азанны тыңлауы хаерлерәк.
•Азанны һәм камәтне ишетүче, азанчы артыннан азан һәм камәт сүзләрен үз эченнән кабатлавы сәваплы эш. Ләкин "хаййә аләс-саләәһ һәм хаййә аләл-фәләәх" сүзләре әйтелгәндә "Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ" – дип әйтелер.
•Иртә намазның азанында азанчы "Әссаләәтү хайрум минән-нәүүм" – дип әйткәндә "садактә вә бәриртә" – дип шулай ук үз эчеңнән җәвап кайтару мөстәхабтыр.
•Бала тугач уң колагына азан, сул колагына камәт әйтү Пәйгамбәребезнең сөннәтедер.
•Сугыш вакытында, янгында (пожарда) яки юлчының артыннан азан әйтү мәндуб, ягъни сәваплы, күркәм эш.

Хикәя:
АЛЛАҺ БЕЗДӘН НӘРСӘ ТАЛӘП ИТӘ?
Берчакны Әхмәт әтисенә бакчадагы печәнне чабарга ярдәм итә иде.
-Улым, рәхим итеп, эчәргә су гына китер әле,- дип үтенде аңардан әтисе.
-Ул су эчкәндә азан тавышы яңгырады.
— Рәхмәт, улым. Син кушканны эшләдең. Хәзер без Аллаһ таләп иткән тагын бер эшне башкарырга тиешбез.
Әхмәт, аптырап, әтисенә крады:
-Әти, Аллаһ безнең нәрсәдер эшләвебезне телимени?
-Әйе, улым.
-Мин бер нәрсә дә тоймыйм бит!
-Азан тавышын ишетәсеңдер бит?!
-Әлбәттә, тик…
Аллаһ үз әмерләрен безгә төрле юллар белән җиткерә. Мәсәлән, азан Аллаһның мөселманнарга намаз укырга кушканын хәбәр итә. Шуңа күрә, намаз вакыты җиткән саен, без һәрчак шушы боерыкны ишетәбез.

Автор: Рәис-хазрәт Янгличев

Ислам в России.

Комментариев нет:

Отправить комментарий