понедельник, 19 декабря 2011 г.

Намазның мөфсидләре

Намазны ошбу 20 төрле эш бозадыр:

1.Тәләффуз: Тамак корып йә уһулдап авыздан өч харефле тавыш чагару.
2.Тәкәллүм: Сөйләшү, мәгънәле бер сүз әйтү, (намазлардагы зикерләрдән башка).
3.Тәслим: Кешегә сәлам бирү йәки алу.
4.Дуаи дөньяви: Дөнья эшен сорап дога кылу.
5.Дахк: Дөнья эше өчен тавыш белән көлү.
6.Бүкә: Дөнья эше өчен тавыш белән йыглау.
7.Әклү: Борчак кадәр бер нәрсә йоту.
8.Шурб: Бер тамчы кадәр су йоту.
9.Гамәли кәсир: Гадәттә ике кул белән кылына торган бер эш кылу, (мәсәлән бер киемне кийү йә салу, бер зур нәрсәне күтәрү кебек.).
10.Тәкраари фигыйл: Бер эшне бер юлы өч мәртәбә кылу, (мәсәлән 3 мәртәбә битне сыпыру. 3 мәртәбә бер җирне кашу, 3 мәртәбә мыйыкны төзәтү, 3 мәртәбә бармак шартлату, 3 мәртәбә төймәне баглау йә чишү, бер юлы 3 адым атлау, 3 мәртәбә бер нәрсәне чәйнәү, бер харефне 3 мәртәбә әйтү кебек).

11. Кыраәти мусхаф: Кыраәтне мусхафтан (Коръәннән) карап уку.
12. Тәхрифи Коръән: Коръәнне мәгънәсе бозылырлык әйтеп хата уку.
13.Тәкаддүми имам: Имамдан алдарак тору.
14. Мухаазәати мәр'әт: Җәмагать намазында ир кешенең хатын белән пәрдә булмаган килеш бер сафта булуы.
15. Тулуыи шәмс: Иртә намазны укыганда кыяшның чыга башлауы.
16. Инкишәәфи аурәт: Гаурәт азаның дүрт өлешендән бер өлеш кадәренең ачылуы.
17. Тәрки фарз: Намазда фарз булган бер гамәлне кылмый калдыру.
18. Тәрки истикбәл: Күкрәкнең кыйбла тарафындан авышуы,борулу.
19. Тәнәҗҗүс: Тәннең, киемнең йә намазлыкның нәҗесләнүе, пычрануы.
20. Тәхаддүс: Үз ихтияры (теләге) белән тәһарәтене бозу.

Ислам в России.

Комментариев нет:

Отправить комментарий