Җирдә, күктә хисапсыз байлыкларны яраткан, юктан бар иткән, башлагычы һәм ахыры булмаган, һәрчак бар булган, бер булган, уртагы булмаган, яратылмышларның бересенә дә бер ничек тә охшамаган, барлыгында һичбер нәрсәгә мохтач булмаган иң күркәм исемләргә һәм сыйфатларга ия булган Раббыбыз Аллаһү Тә'аләгә хамед һәм шөкрәнәләребез булсын! Аны гына мактыйбыз, Анардан гына ярдәм сорыйбыз, һәм гөнаһларыбызның ярлыкауын эстибез.
Һәм дөньяга рәхмәт өчен жибәрелгән ахырзаман Пәйгамбәре Мөхәммәд аләйһис сәлямга: «Без синең өммәтеңнәнбез», – дип бәгырьләребезнең түреннән салаватлар юллап, Аллаһ Раббыбыз, аның рухына ирештер дә рухын шат кыл, безгә аның Шәфәгатен насыйп ит, дип догалар кылып өмет итәбез.
Шулай ук ул Пәйгамбәргә иман китереп, беренчеләрдән булып аңардан Аллаһның сүзләрен – Коръән аятьләрен ишетеп, шуның белән амәл кылган, шуның һичбер сүзен, хөкемен үзгәртмичә нәселдән нәселгә тапшырып, дәвам итүчеләр Пәйгамбәребезнең җәмәгатьләренә һәм сәхабәләренә, аларга ияргән иман әһелләренә хәер-дога һәм сәламнәребезне ирештереп, аларның рухларын шат кыл!
Аллаһ Раббыбыз Китабы Коръән-и Кәримендә күркәм холык турында берничә аяттә шулай боера:
"Син күркәм холыкларның иң бөек дәрәҗәсенә ирешүчесең. Син пәйгамбәрлек бурычын алып, кавемеңнең җәбер, золымнарына сабыр итеп, ул рәнҗетүләргә каршы күркәм холык белән җавап биреп, эшеңне тугрылык белән үтәүче булдың", – дип Аллап Тәгалә Мөхәммәд (г.с.)не мактап сөендерә.
"Гыймран» сүрәсенең 159 нчы аятендә әйтә: "Ходайның рәхмәте белән күркәм холыклы, йомшак сүзле булдың син, әй, Мөхәммәд".
"Әгәр син явыз холыклы, ачучан, каты күңелле, шәфкатьсез булсаң, әлбәттә, кешеләр синең яныңнан таралырлар иде. Алар өчен истигъфар да кыл, ягъни Аллаһтан кимчелекләрен, хаталарын ярлыкавын сора һәм үзең аларны гафу ит".
Күркәм холык – ул Аллаһ Раббыбызга, пәйгамбәребезгә, уз-узебезгә, яканнарыбызга, илебезгә һәм милләтебезгә карата булган вазифаларыбыз. Куркәм холык – ул Корән әдебе. Бәндәнең уз-узен алып быруы, аның торхымы, әдәбе. Пәйгамбәребез (саллаллаһу алейһи ва сәллям) шулай әйткән: "Мин күркәм холыкны тәмамлар өчен, югары дәрәҗәгә күтәрер өчен, камилләштерер өчен җибәрелдем".
Беленгәнче без адәм баларының яратылышы ике өлештән тора: Берсе ит, тире, сөйәк, сеңер, кан кебек күз белән күренә торган өлештән. Икече өлеше исә уй, тойгы, белем, шатлану, борчылу кебек күз белән күренми торган нәрсәләрдән.
Кыскача әйткәндә боларның берсе тәне, икенчесе рухы, җаны. Тән белән җан аерым-аерым нәрсәләр булсалар да, алар бер-берләре белән шулкадәр берләшкәннәр, ки бересендәге авыруны, әрнекне икенчесе тоя. Адәм баласы яратылганда аның рухы, җаны чип-чиста, пак һәм бик саф була. Анарда бернинди дә хасталык, сорхау да юк. Ләкин сынау – имтихан дөньясына килгәч тәне төрле-төрле хасталыкларга дучар булган кебек, аның рухы, җаны да шулай ук хасталанырга мөмкин. Адәм баласы бу фани дөньяда ачык дошманы мәл'ун (лә'агнәтләнгән) шайтанга, аның гаскәрләренә, һәм 24 сәгъат кешенең яныннан бер кая да аерылмаган һәм һәр вакыт аны бозык эшләргә өндәгән нәфсесенә ийәргәч аның саф рухы керләнә башлый, карара башлый. Шулай итеп бозык, яман эшләре аркылы пак рухы хасталыклара дучар була. Ул тәкәбберлек, хөседлек, кызганчыклык, ялганлау, ялкаулык, яла ягу, гайбәт, әрсезлек, оятсызлык, куркаклык, әманәткә хыянәтчелек, түземсезлек һәм башка башка хасталыкларга эләгә. Бу хасталыклар кешенең калебын кимерә башлый, калебындагы иман нурын сүндерә башлый.
Адәм балалары тәннәре хасталангач ничек тә кайгыра башлыйлар, сорхаулардан, чирләрдән котылу чаралары эзлиләр, тиз-тиз генә сәләмәтлекләрен төзәтергә тырышалар. Бер нәрсә белән дә санашмыйлар, күзләре бер ни дә күрми башлый..шулай түгелме?
Әгәр дә ике дөнья бәхет-сагадәте теләгән мө'мин-мөселман олы дәрәҗәләргә ирешәсе, бәхетле камил мө'мин буласы килә, калебын, рухын чистартасы килә икән ул әлбәттә югарыда әйтелгән хасталыклардан котылырга, бозык эшләреннән туктарга тиешле.
Аллаһ Коръәндә шулай әйтә: "Котылыр шул бәндә, кем калебын паклар". Пәйгамбәребез (саллаллаһү аләйһи вә сәллям) бу турыда шулай әйткән: "Паклык иманнан", "паклык, иманнаң яртысы". Ислам дине –Ул паклык дине. Шуның өчен мө'мин-мөселманнарның һәм тәннәре һәм дә калеблары, рухлары пак булырга тиеш.
Мәрхамете чиксез булган Аллаһ Раббыбыз бәндәләрен кайгырта. Ул пәйгамбәрләре, китаплары аркылы чирләрдән, хасталыклардан котылу, дәвалану юлларын күрсәткән.
Әгәр дә без йөкләнгән вазифаларыбызны үтәсәк, Аллаһның кушканнарын эшләсәк, тойганнарыннан тоелсак, пәйгамәребезне урнәк итеп аның күрсәткән юлыннан барсак без һәм бу дөньяда һәм дә мәңгелек ахирәтебездә зур бәхетләргә ирешербез.
Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән нигъмәтләре берсеннән-берсе кадерледер. Тик без ул нигъмәтләрне кадерен белмибез, дөрес файдаланмыйбыз. Мәсәлән, мал кадерле нәрсә: ризыгы булсын, кием-салымы булсын, йорт-җир болар барысы да көч, тир түгеп тапкан, күзгә күренгән нәрсәләр булганлыктан, безгә бик кадерле булып күренәләр, кулдан китүенә бик офтанабыз, аларны югалтмас өчен төрле чаралар кулланабыз. Йозаклар белән биклибез, сигнализация куйабыз, этләр белән саклыйбыз һәм аепле кешләрне эзләп табып, аларга җәзалар бирәбез.. Мәсәлән: вакыт. Моннан да кадерле нәрсә бар микән? Ләкин шуның тиз китмәве чарасына керешеп тә тормыйбыз, йозаклар, этләр, сакчылар белән саклап булмый һәм саклый алмаучыны (үзеңне) гаепләп, җәза да бирергә мөмкин түгел. Әле: тизрәк зур үсим, тизрәк таң атсын, тизрәк кич булсын, тизрәк хезмәт хакы алыйм, пенсиягә чыгыйм. Вакыт – Аллаһ Тәгаләнең иң зур бүләгедер. Бәндә шул вакыт белән мәңгелек тормышы булган ахирәтенә әзерләнәдер. Дөнья – ахирәтнең иген кыры турында хадис бар: "Дөнья күренеше гүзәл һәм татлыдыр. Әгәр аны берәү тиешенчә кулланса, ул кеше мөбарәк булыр – рәхәттә булыр. Әгәр нәфесе теләгән нәрсәгә чумып, шуның артыннан егырса, кыямәт көнендә ул кешегә уттан гайры берни дә юк". Шуның өчен дә биш нәрсәнең кадерен белегез: 1.Үлемеңнән әүвәл тереклегеңнең кадерен бел. 2. Сәламәтлегеңнең кадерен бел авыру килгәнче. 3. Тынычлыгыңның кадерен бел мәшәкатьләр килгәнче. 4. Яшьлегеңнең кадерен бел картлык килгәнче. 5. Байлыгыңның кадерен бел фәкыйрьлек килгәнче.
Ни олуг нигъмәт бит бу дөньяда вакытында бәндәнең үз теле, саф кальбе белән әйткән иманы, зикере һәм үзе сәламәт вакытта биргән бер сум сәдакасы, үз теле белән кешеләрне бәхилләве һәм алардан да бәхиллекләрен алуы. "Берәүнең үзе сәламәт вакытында үз кулы белән биргән бер дирһәме үлгәндә биргән 100 дирһәмнән хәерлерәктер", – диелгән. "Мө'эмин бәндә күркәм холкы сәбәпле, көндез руза тоткан, кичен йокламыйча ибадәт кылган кебек әҗер-саваплы булырга мөмкин". Дөреслектә гүзәл холык – бик мактаулы инде ул. Нәфел ибадәтнең савабы кешенең ахирәттә үзенә генә булса, күркәм холыклы кешенең файдасы үзенә дә, башкаларга да һәм дөньяда да, ахирәттә дә була.
Күркәм холык бик күп төрле хәлләрне эченә ала ул. Шуларның иң өстене – турылыклы булудыр. Чөнки турылык мө'минне җәннәтке көртә, ялганлау исә җәһәннәмгә.
Икенче дәрәҗә – кеше үзенең хатасын тануыдыр. Әгәр үзендә хата булып, шуны үзе белә торып та танымаска тырышып, сүзен бирмәс өчен сүз көрәштереп, даулашып, халык арасында зур сүзләр кузгалырга сәбәп булса, бу инде күркәм холык түгел, бәлки яманның да яманрагыдыр.
Өченче дәрәҗәсе – үз вазыйфаңны, бурычыңны белү һәм шуны үтәү. Пәйгамбәребез (саллаллаһү аләйһи вә сәллям) бер хадисында: "Берәү сүз көрәштергәндә бәхәстә ялганнан сакланса, бу кешегә җәннәтнең читендә бина салына., әгәр бәхәсләшкәндә дөрес булган сүзне дә әйтүдән туктаса, ул кешегә җәннәтнең уртасында бина төзелә. Әгәр берәү холкын төзәтсә, бу кешегә җәннәтнең иң бөек дәрәҗәсендә бина корыла", -дигән.
Холкы төзек булмаган кешенең рухы төзек була алмый. Рухы төзек булмаса, тәне дә, кулы да, күзе дә, теле дә һәм башка әгъзалары да төзек була алмыйдыр. Әдәмнәрне бозык, начар эшләрдән тыя, туктата торган нәрсә – үзендә оят булудыр. Кешедән оят китсә, ул ата-анасына да һәм башкаларга да теләсә нәрсәне әйтә, аларга буйсынмый. Олылар алдында, балалар алдында сүгенә, ялганлый һәм аны оятка да санамый. Дин һәм гыйлем әһелләреннән көлә, аларны кадерли белми. Кешедән оят киткәннән соң, аны һичнәрсә туктата алмый. Шулай итеп, дөнья вә ахирәт рәхәтеннән мәхрүм буладыр.
Димәк, әдәм баласына мәңге рәхәт йорты булган җәннәткә керер өчен, Аллаһның ризалыгына ирешер өчен күркәм холыклы, оятлы, төзек сәләмәт калебле булырга кирәк.
"Кыямәт көнендә маллар да, балалар да файда бирмиләр. Мәгәр кем кальбе дөрес булган хәлдә Аллаһ Тәгаләгә тоташса, әнә шул пакь кальб файда бирәдер". Димәк, кешенең кальбе пакь булса, аның холкы да гүзәл була һәм аңарда оят та була. Мухаммәд аләйһис сәлям хадисларында шулай дигән: "Оят ул – иманнандыр". "Әдәмнәрне малыгыз белән риза кыла алмассыз, ләкин ачык йөзегез, күркәм холкыгыз белән ризаландыра алырсыз".
Кадерле мөселман кардәшләр!
Санаулы сулышларыбыз тәмамлангынча, әҗәл угы кадалгынча, яман, бозык эәләрдән тукталыйык, андый эшләрдән ерак булыйык. Күркәм холыклар беләе бизәниек, схрәтләребезнең, тәннәребезнең күркәмлеге, сәләмәтлеге өчен торышкан кебек холыкларыбызны, йөрәкләребезне дә сәләмәтләндерегә, төхәтергз торышыйык. Һәм шул Аллаһның кәлямын һәр вакытта исебездә саклыйык: "Кыямәт көне аларның телләре, куллары һәм аяклары кылган эшләренә таныклык итәчәкләр". (Нур сүрәсе, аят 24).
Рәис-хазрәт Янгличев
Мордовия Мөфти урынбасары
Здесь можно оставить свои комментарии. Выпуск подготовленплагином wordpress для subscribe.ru
Комментариев нет:
Отправить комментарий